Урлауда шикләнелүче 71 яшьлек пенсионерны Әлмәттә Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлаган
Өлкән яшьтәге хатын-кыз урланган товарны сумкасына салып алып чыкмакчы булган.
Әлмәттә Росгвардия «тревога» сигналы буенча Ленин урамындагы сәүдә үзәгенә килә. Хокук сакчыларын каршы алган каравылчы сүзләренчә, килүчеләрнең берсе сумкада урланган товарны чыгарырга тырышкан. Зыян күләме 2500 сумнан артып китә. Шикләнелүчене тышкы ишек янында тоткарлаганнар һәм алга таба тикшерү өчен полициягә тапшырганнар. Ул 71 яшьлек Әлмәттә яшәүче хатын-кыз булып чыккан, дип хәбәр итә Россия Гвардиясенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа