Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле аек булмаган хәлдә кабат руль артына утырганы өчен мотоциклсыз калды

Суд, алдагы җәзага карамастан, исерек хәлдә руль артына утырган 30 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Эш материаллары буенча, 2024 елның маенда әлмәтлене шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Аны 1,5 елга хокукыннан мәхрүм иткәннәр һәм 30 мең сумга штрафка тартканнар. Әмма бер-ике айдан соң ул, алкоголь кулланып, яңадан руль артына утыра. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре аны «Әлмәт — Оренбург» трассасында туктаткан. Ир - атка РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Ул үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 8 ай мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләде, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 ел һәм 8 айга мәхрүм итте, ә аның «Иж-Юпитер 4» мотоциклын дәүләт кеременә конфискацияләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса