Аек булмаган хәлдә руль артына утырган әлмәтле машинасыз калган
24 яшьлек ир-атны элегрәк шул ук җинаять өчен административ җаваплылыкка тартканнар инде.
Чираттагы аек булмаган йөртүчедән автомобилен алганнар, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте. 24 яшьлек ир-атны элегрәк шул ук җинаять өчен административ җаваплылыкка тартканнар инде. Ләкин ул аны кабатларга карар кыла һәм җинаять эше фигуранты була.
Шәһәр кешесе эчеп, үзенең ВАЗ 21103 руле артына утырган. Бигәш урамында аны хокук сакчылары тоткарлаган. Суд әлмәтлене РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепле дип табып, карар чыгарды: 200 сәгать мәҗбүри эш, 3 ел хокукларыннан мәхрүм итү һәм машинаны дәүләт милкенә конфискацияләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа