Фатирда газ плитәсе һәм су җылыту колонкасы урнаштырылган.
Әлмәттә ике балалы гаилә Әлмәттәге фатирында сөрем газы белән агуланган. Бу хакта ТР дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте ведомствоның рәсми телеграм-каналында хәбәр итә.
Инцидент 24 гыйнварга каршы төндә булган. Ашыгыч ярдәм һәм авария хезмәтен Гафиятуллин урамындагы 4 нче йорттагы фатирга чакырганнар. Фатирда су җылыту колонкасы һәм газ плитәсе урнаштырылган. Тикшерү вакытында ачыкланганча, тәрәзәләр ябык булганда төтен үткәргечтә һәм вентиляция каналларында тарту юк. Хәзерге вакытта агулануның сәбәбе ачыклана — герметик пластик тәрәзәләрме яки чистартылмаган төтен чыгаргычмы. 11 яшьлек кызы һәм җиде яшьлек улы әниләре озатуында үзәк район хастаханәсенең балалар бүлегенә озатылган, әтисе хастаханәгә ятудан баш тарткан.