Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәт полицейскийлары кәрәзле телефоннар урлауда шикләнелүчеләрне тоткарлаган

Яшьләрне Яр Чаллыда тапканнар.

Әлмәт хокук сакчылары Әлмәттә кәрәзле элемтә салоннарының берсендә булган урлау эше буенча дүрт шикләнелүчене тоткарлаган.

23 гыйнварда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дежур бүлегенә төнлә элемтә операторларының берсенең офисын талау турында хәбәр килде. Зыян күләме 150 мең сум тәшкил иткән. 

Тикшерү-оператив төркем җинаятьченең үзе генә булмавын ачыклаган. Кар өстендә калган эзләр шуны күрсәтә иде. Алар бинага тәрәзәне таш белән  ватып кергәннәр. 

Шикләнелүчеләрне Чаллыда тоткарлыйлар һәм Әлмәткә китерәләр. Алар 17 дән 19 яшькә кадәрге дүрт эшсез ир-ат булып чыкты.

Тоткарланучылар ул төнне Яр Чаллыдан таксида килүләрен һәм шәһәр буйлап йөрүләрен сөйләделәр. Йөргән вакытта аларның берсенең урлау нияте барлыкка килгән. Урланганны шикләнелүчеләрнең берсенең әтисенә биргәннәр һәм ломбардка тапшыруны сораганнар. Алынган акчаларны шәхси кирәк-яракларга сарыф итәләр. 

"Яшьләргә карата Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең «а» һәм «б» пунктларында каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Чик кую чарасы сайланмаган", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса