Машина йөртү таныклыгы булмаган әлмәтле кулга алынган
Ир-ат машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүгә карамастан, шәһәр буйлап машинада йөргән.
Автомобиль йөртүчене РФ КоАП 12.7 маддәсенең 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартканнар. Мировой судья аны гаепле дип таныды һәм 7 тәүлеккә кулга алу рәвешендә җәза билгеләде.
Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча җәмәгать судьясының карары законлы көченә кермәгән һәм 10 тәүлек эчендә шикаять белдерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа