Хокук бозучыны ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттеләр.
Әлмәт районында яшәүчегә 30 мең сум штраф билгеләнгән, ул аек булмаган хәлдә машинада йөргән. Моннан тыш, ир-атны административ маддә буенча гаепле дип танып, ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Эш материалларына караганда, хокук сакчылары Әлмәт районының бер урамында исерек килеш машина йөртүчене тоткан. Хокук бозучыга карата беркетмә төзелде. Утырышка ул килмәде, дип хәбәр иттеләр шәһәр суды матбугат хезмәтендә.