Аек булмаган хәлдә судка килгән әлмәтле штраф түләячәк
Ир-ат утырыш алдыннан бер шешә сыра гына эчтем дип раслый.
Әлмәттә судка аек булмаган хәлдә килгән әлмәтлегә штраф салганнар. Ир-аттан алкоголь исе килеп тора, аның сөйләме аңлаешсыз була. Приставларның суд бинасын ташлап китү үтенечләренә әлмәтле җавап бирми. Киресенчә, эчкә «үтеп керергә» омтыла. Әлеге факт буенча утырышта шәһәр кешесе бер шешә сыра эчтем, дип белдерә. magnit.ru
Җәмәгать судьясы карары буенча дәүләт органы бинасына аек булмаган хәлдә килгән ир-ат дәүләт кеременә 1000 сум штраф түләргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа