Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Сатып алучыдан паспорт сорамаган Әлмәт сатучысы җинаять эше фигуранты булган

Хатын-кыз балигъ булмаганга әлмәтлегә алкоголь саткан һәм аның хезмәт биографиясендә бу беренче очрак түгел.

Шәһәрдә яшәүче 47 яшьлек ханым Ленин урамындагы кибетләрнең берсендә эшли. Ул инде 18 яшькә җитмәгән сатып алучыларга спиртлы эчемлекләр сатуда «эләккән». Моның өчен аңа административ штраф түләргә туры килгән. Ләкин сатучы тиешле нәтиҗәләр ясамый һәм вакыйга кабатланды. Бу юлы аны Җинаять Кодексының «Балигъ булмаганнарга алкогольне ваклап сату»151.1 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартканнар. Хатын-кыз гаебен таныды. Шәһәр прокуратурасы гаепләү бәяләмәсен раслады. Эшне судка җибәрделәр. Бу юлы шәһәр кешесенә саллырак штраф яки төзәтү эшләре яный, билгеле бер вазифаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса