Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә каракның корбаны судта аны гафу итте

55 мең сумлык кәрәзле телефонны урлау турындагы җинаять эшен якларның татулашуы сәбәпле туктаттылар.

Суд каршына урлауда гаепләнгән әлмтле басты. Эш материаллары буенча, кунакханәләрнең берсеннән фигурант зыян күрүченең 55 мең сумлык телефонын урлап качкан.

Утырышта ир-ат гаебен таныды һәм белдерелгән гаепләү белән килеште. Зыян күрүче якларны татулаштыру өчен җинаять эшен туктату турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Аның раславынча, гаепләнүче гаебен каплаган. Урлау буенча эш туктатылды, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса