Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Узган тәүлектә Әлмәт халкы мошенникларга 4 миллион сумнан артык акча биргән

52 яшьлек ир-ат аферистлар күрсәтмәсе буенча «имин счет»ка 3 миллион сумнан артык акча күчергән.

Аның мошенниклар белән аралашуы кайчан башланганын ул әйтә алмый. Бу елның февраль башында гариза бирүчегә ир-ат шалтырата, үзен Мәскәүдән тикшерүче дип таныштыра һәм генераль ышаныч кәгазе буенча мошенникларның аның исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышулары турында хәбәр итә. Алар инде исәпләнгән, тиздән тоткарланачак, ләкин моның өчен бөтен сумманы куркынычсыз счетка күчерергә кирәк. Банкта саклык  счетлары булмавына карамастан, ир-ат барыбер үз финансларын сакларга карар итә. Моның өчен төрле банкларда 4 кредит рәсмиләштерә һәм автомобильне 525 мең сумга сата. Бөтен сумманы ул мошенниклар диктантлаган счетка күчергән. 12 февральдән 26 февральгә кадәр аферистларга 3 миллион 225 мең сум акча күчерә. Соңгы шалтырату 26 февральдә килде аферистлар ир-атка ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерделәр һәм уңышлар теләделәр. Шуннан соң ул банкка барып, булган хәл турында сөйләде һәм үзен алдаганнарын аңлый.

Шәһәрдә яшәүче 82 яшьлек хатын-кыз, киленен җинаять җаваплылыгыннан коткара дип уйлап, мошенниклар курьерына 1 миллион сум акча бирә. Явыз ниятле кешеләр олы яшьтәге хатын-кызның туганлык хисләре белән уйныйлар, шалтыраталар һәм елап-елап якын кеше катнашындагы юл-транспорт һәлакәте турында сөйлиләр. 15 елга ирегеннән мәхрүм итүне күздә тоткан җинаять җаваплылыгы турында искә төшерәләр. Беренче тапкыр хатын-кыз курьерга 300 мең сум акча бирә. Ул шулкадәр борчыла, үзе дә мошенникларга үз өендә тагын 700 мең сум акчасы барлыгын әйтә. Һәм бу сумманы ул курьерга тапшырган. Шуннан соң улына шалтыратып, килене белән барысы да яхшы икәнен белә.

Хәзерге вакытта РФ ҖК 159 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса