Хәзер җинаятьче иреген чикләү рәвешендә җәза алган.
Элегрәк хөкем ителгән Әлмәт кешесе җирле кафе янында балигъ булмаган баланың маңгаена йодрыгы белән суккан. Зыян күрүче авырту шогы белән котылып кала.
Ир-атны сигез айга иреген чикләүгә хөкем итәләр. Хөкем карары законлы көченә кермәгән. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.