Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче хатын аны үтерергә вәгъдә иткән тормыш иптәшен кичергән

Хатын сөйгәнен җинаять җаваплылыгына тартырга теләми.

Әлмәт шәһәр судында кеше үтерү белән янауда гаепләнгән әлмәтлегә карата җинаять эше каралды. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта ир-атның исерек килеш хатыны белән талашуы ачыкланды. Кулына отвертка тотып, ул: "Мин сине үтерәм, күзләреңне чокып чыгарам! " - дип кычкыра. Шуннан соң ул хатынның сул аягына инструмент белән суга һәм: "Сине җәзалаячакмын! " - дип кычкыруын дәвам итә. Зыян күрүче иренең сүзләрен җитди кабул итә һәм җәзалаудан курка.

Судта фигурант гаепне таныган. Утырышта зыян күрүче җинаять эшен туктатуны сорады. Аның сүзләре буенча, алар татулашканнар, ире аңардан гафу үтенгән.

Суд җинаять эшен туктату турында карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса