Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә табылган картадан акча сарыф иткән хатын-кызны хөкем иттеләр

Зыян күрүче судтан җинаять эшен туктатуны сорый.

 Кассир сатып алучы оныткан картадан файдаланырга карар итә. Хәзерге законнар аның гамәлләрен «банк счетыннан урлау»дип аңлата. Бу очракта гаепле кешегә 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Озак уйламыйча һәм ерак китмичә, кассир табыштан файдаланырга карар итә. Башта ул үз кибетеннән 4 меңгә сатып алган. Аннары бу эшкә аның ире кушылган.

Гаепләнүче судтан җинаять эшен туктатуны сорый, гафу үтенә, зыянны каплыйлар. Пенсионер үзе дә кассирга карата бернинди дә ачу тотмый.

"Мин аны гафу иттем, чөнки аның кечкенә балалары бар. Аны каты хөкем итмәвегезне сорыйм, шулай да кечкенә балалары бар,  һәркемнең тормышында нәрсәдер була",-дип чыгыш ясады зыян күрүче.

Суд, барлык шартларны исәпкә алып, җинаять эшен туктатырга карар итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса