Хатын-кызга 30 мең сум түләргә туры киләчәк.
Әлмәтнең сәүдә нокталарының берсендә сатучы җәмәгать судьясының административ хокук бозу турындагы карарын тыңлады. Ул, эш материаллары буенча, балигъ булмаганнарга 6,5 процент алкогольле 0,45 литрлы сыра саткан.
Гаепләнүчегә 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк, дип хәбәр итә Әлмәт районы 5 нче суд участогы матбугат хезмәте.