Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт кешесе Белгород янында тоткарланган

Ир-ат Украинага китәргә һәм РФ Кораллы көчләренә каршы сугышырга тырышуда шикләнелә.

Белгород өлкәсендә хокук саклау органнары Украинага юл тоткан 1994 елда туган Әлмәт кешесен тоткарлый. Бу хакта ТАСС УФСБның Белгород өлкәсе буенча матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән яза. Татарстанлы РФ территориясендә эшчәнлеге тыелган террор оешмасы дип танылган "Свобода России" легионы кораллы формированиесенә керергә ниятләгән.


Әмма ир-атны УФСБ һәм УМВД хезмәткәрләре тоткарлый. Аңа карата Россия ҖК 30 статьясының 1 өлеше, 275 статьясы дәүләт хыянәтенә әзерлек һәм Россия ҖК 30 статьясының 1 өлеше, 205.5 статьясының 2 өлеше террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашуга әзерлек буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса