Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле яшүсмернең күзләрен чыгара язган

Хатын-кыз штраф белән котылган.

Гаепләнүчеләр эскәмиясендә Әлмәттә яшәүче хатын-кыз. Эш материаллары буенча, хатын балигъ булмаган балага ташланган. Аның йөзен тырнаклары белән тырнап, күзләрен бармаклары белән кысып, аннары муенын куллары белән каплап, кыскан, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

Зыян күрүченең сүзләренчә, аның һәм һөҗүм итүченең тормыш иптәше арасында авыл клубында дискотекада  конфликт килеп чыккан. Яшүсмер һөҗүм итүченең гамәлләреннән көчле авырту кичергәнен таныган.

Әлмәттә яшәүче хатын-кызга  кыйнаган өчен беркетмә төзелде. Җәмәгать судьясы карары буенча ул алты мең сум штраф түләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса