Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Полиция хезмәткәрен кыйнаган әлмәтле хөкем ителде

Ир-атны гаепле дип тапканнар һәм хөкем иткәннәр.

Әлмәт шәһәр судында  хакимият вәкиленә карата көч кулланганы өчен әлмәтлегә хөкем карары чыгарылды.

Эш материалларында әйтелгәнчә, алкоголь һәм наркотиклар тәэсирендә булган әлмәтле полиция хезмәткәрен  этеп җибәрә, аннан соң хезмәткәргә суга. Барысы да күпфатирлы йортның баскычында була.

Гаепләнүче гаепле булуын таныды. Ул эшне махсус тәртиптә карау турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә.

Йомшартучы  шартларны исәпкә алып, суд аңа шартлы рәвештә ел ярым җәза билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса