Ир-ат 30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш була.
Әлмәттә приставлар исерек килеш йөргән өчен штраф түләргә тиешле чит ил машинасын кулга алдылар, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Россия ГУФССП матбугат хезмәтендә.
Ир-ат 30 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш була, әмма билгеләнгән срокларда аны түләми һәм приставның кисәтүләрен санга сукмый.
Пристав бурычлыга аңа карата башкарма производство кузгатылачагын һәм түләмәүченең бурыч суммасын үз теләге белән түләү өчен кабат вакыты булачагын хәбәр итә, әмма ул бу мөмкинлекне дә кулланмый.
Нәтиҗәдә, суд аңа 60 мең сум күләмендә тагын бер штраф билгели, бурычның гомуми суммасы 90 мең сум тәшкил итә, ә җирле кешенең Daewoo Nexia кулга алына һәм махсус тукталышка җибәрелә.