Әлмәттә «Газель»дә җәяүлене бәрдергән һәм качып киткән шоферга хөкем карары чыгарылды
Ул артка чигенгәндә җәяүлегә бәрелә.
Әлмәттә «Газель» шоферына хөкем карары чыгарылды, ул, артка чигенгәндә җәяүлегә бәрелә. Бу хакта ТР Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
28 яшьлек «Газель» йөртүчесе каршы килгән машинага юл бирергә карар итә һәм артка хәрәкәт итә башлый. Юлда җәяүлеләр юклыгына ышанмыйча, ул җәяүлегә бәрелә. Нәтиҗәдә, хатын-кыз сәламәтлегенә авыр зыян китергән тән җәрәхәтенә дучар була.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җәяүлегә бәрелүдән соң «Гезель» йөртүчесе ашыгыч ярдәм чакырмаган һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.
Соңрак полиция хезмәткәрләре ир-атны тоткарлый алган. Судта ул үз гаебен тулысынча таный һәм зыян күрүчегә 30000 сум күләмендә мораль зыянны каплаганын хәбәр итә.
Суд ир-атка 3 ел ирегеннән мәхрүм итү һәм 2 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели. Җәзаны 2 ел сынау срогы белән шартлы дип санарга, дип билгеләп үттеләр судның матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа