Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Мошенниклар янә азды

Узган тәүлектә әлмәтлеләр мошенникларга 1,5 миллион сум акча биргән.

Зыян күрүчеләр якыннарын бәладән «коткарганнар», акчаларын «имин счетларга» күчергәннәр, булмаган кредитларын гамәлдән чыгарырга тырышканнар һәм интим хезмәткә заказ бирергә теләгәннәр. Шулай итеп, соңгы тәүлектә Әлмәттә телефон аша 5 алдау факты теркәлгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

81 һәм 77 яшьлек ике пенсионер курьерларга 290 мең һәм 408 мең сум акча бирә. Акча балалары бәрдергән корбанның гомерен саклап калу өчен «түләнгән» булып чыга.

32 яшьлек ир-ат билгесез шалтыратучының күрсәтмәсе буенча читтән тоташу кушымтасын урнаштырган һәм 300 мең сум акчасын югалткан. Шушындый ук ысул белән Әлмәттә яшәүче 53 яшьлек хатын-кыз да алданган. Ханым беркайчан да алмаган кредитын түләп бетерергә өметләнеп, үз теләге белән мошенникларга 460 мең сум акча күчергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса