Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Кибет баскычында таеп егылган әлмәтле кибетне судка биргән

Зыян күрүче кибет хуҗасыннан 100 000 сум штраф түләтүләрен сорый.

Бу елның 10 февралендә дәгъвачы Әлмәт шәһәре кибетләренең берсенә керә, анда ул тайгак кафель плиткасында таеп егыла, егылудан соң башы авырта, кан китә. Шул ук көнне дәгъвачы хастаханәгә мөрәҗәгать итә, анда аны хирург карый.

Шуның нигезендә дәгъвачы кибет хуҗасыннан китерелгән мораль зыянны 100 000 сум күләмендә компенсацияләү суммасын, штраф түләтүне сорый.

Суд утырышында дәгъвачы үз таләпләрен хуплый.

Җавап бирүче дәгъваны танымый, канәгатьләндерүдән баш тартуны сорый.

Прокурор суд утырышында дәгъва гаризасы законлы һәм нигезле түгел, шуңа күрә канәгатьләндерелмичә калдырылырга тиеш дигән нәтиҗә ясады.

Тән җәрәхәтләре алу факты буенча дәгъвачы полициягә мөрәҗәгать итми.

Дәлилләр булмау сәбәпле суд дәгъва таләпләрен канәгатьләндермичә калдырырга карар итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса