Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Инвестицияләрдән акча эшләргә теләп, Әлмәттә яшәүче хатын-кыз 2 млн сумнан артык акчасын югалткан

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Полициягә Әлмәттә яшәүче 59 яшьлек хатын-кыз  алдау факты турында хәбәр итә. Хатын-кыз өч кредит рәсмиләштереп, җинаятьчеләргә биргән, дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге матбугат хезмәте.

Хатын – кыз сүзләренчә, инвесторларны ул үзе тапкан-социаль челтәрләрдә белдерү күргән һәм күрсәтелгән телефон аша элемтәгә кергән. Телефонны ир-ат алган, үзен брокерлык операцияләрен озата бару буенча хезмәтләр күрсәтүче инвестиция компаниясе консультанты дип таныштырган.

Телефоннан сөйләшү барышында белгеч хатын-кызны озак вакытлы инвестицияләргә керергә, мәйданчык булдырырга, 10 мең сум акча кертергә һәм аларны сатарга тырышырга күндерә. Аферист аларның сайтында теркәлергә һәм электрон криптокошелек кушымтасын йөкләргә кирәклеген әйтә.

Зыян күрүченең сүзләренчә, ир-ат тәүлек әйләнәсе ярдәм вәгъдә иткән, барлык операцияләр буенча консультация биргән һәм кертелгән акчалар һәрхәлдә кире кайтачак дип ышандырган.

Шуннан соң, аферистка ышанып, зыян күрүче төрле банклардан кредитлар рәсмиләштерә һәм явыз ниятле кешенең счетына күчерә башлый.

Хатын-кыз акчаны «чыгарырга» карар иткәч, консультант инде элемтәгә керми башлаган.

Соңрак зыян күрүче үзенең алданганлыгын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса