Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә җәяүлене бәрдергән шофер судта җавап бирәчәк

Җинаять эше судка җибәрелгән.

Әлмәттә хатын-кызны бәрдерүдә һәм аның үлемендә гаепләнгән шофер суд каршына басачак. Казан прокуратурасы Әлмәт районында яшәүче 22 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның 3 ноябрендә кич белән Әлмәт районы Миңнебай авылында Фатыйх Кәрим урамындагы 72а/1 номерлы йорт янында Lifan автомобиле белән идарә итүче гаепләнүче тизлекне арттырып,  юл кырыенда хәрәкәт итүче җәяүлегә бәрелә. Нәтиҗәдә, 38 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләреннән урында ук үлә.

Шофер үз гаебен танымады.

Җинаять эше материаллары карау өчен Әлмәт шәһәр судына тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса