Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә аферистларга өлкәннәрне алдарга ярдәм иткән яшүсмер курьерны тоткарладылар

Әлмәт полициясенә телефон аферистлары тарафыннан алданган өлкән яшьтәге кешеләрдән биш гариза килде, дип хәбәр иттеләр ТР буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Һәрбер корбанга мошенниклар якыннары гаепле дип саналган юл-транспорт һәлакәте турында бер үк "хикәя"не сөйләгәннәр. Җинаятьчеләр үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре булып таныштыралар һәм зыянны каплау өчен пенсионерлардан акча таләп итәләр. Гомумән алганда, өлкәннәрдән 809 мең сум акча урланган.

Мәсәлән, 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранына билгесез кешеләр нәкъ ул кызын кунакка көткән вакытта шалтыратканнар. Кызының авариягә эләгүен белгәч, хатын куркып кала, пакетка 100 мең сум акча җыя һәм аны баскычта көтеп торган курьер-кызга тапшыра. Тиздән кызы килә һәм шунда ук булган хәл турында полициягә хәбәр итә.

Пенсионер хатын полиция хезмәткәрләренә курьерны сурәтләгән. Тиздән гипермаркетларның берсендә хокук саклау органнары 16 яшьлек кызны акча күчергәндә тоткарлый. Ул күптән түгел генә курьер булып эшләвен һәм эш бирүчедән акчаны кайдан алырга һәм нинди сумма булырга тиешлеге турында күрсәтмәләр алуын, 10%  үзенә калдыруын, ә калганнарын банк счетына җибәрүен сөйли.

Урланган акчаны тартып алып, хатынга кайтаралар. Бу факт буенча «мошенниклык» турында җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса