Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Сыр урлаган әлмәтлене тотканнар

Әлмәттә яшәүчене сыр урлаган өчен административ җаваплылыкка тарттылар.

Административ хокук бозу турындагы эш РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.27 маддәсенең 1 өлеше буенча мировой судья тарафыннан каралды.

Әлмәттә яшәүчене сыр урлаган өчен административ җаваплылыкка тарттылар. Бу хакта Әлмәт шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш материаллары буенча, 25 февральдә  19.00 сәгать тирәсендә шәһәр супермаркетларының берсендә булган ир-ат яшерен рәвештә кибет киштәсеннән 653 сум 2 тиенлек берничә брикет сыр урлый, шуннан соң товар өчен түләмичә чыгып китә.

Судта катнашкан кеше үз гаебен таныган. Аның гаебе эш материаллары белән дә билгеләнгән: административ хокук бозу турында беркетмә,  фотолар һәм видеокүзәтү камераларыннан алынган язмалар, кибет директорының гаризасы һәм аңлатмасы, урланган товарның бәясе турында белешмә, ревизия акты, шаһит аңлатмасы, полиция хезмәткәренең доклады, башка документлар күчермәләре.

Әлмәтле гаепле дип таныла һәм җиде тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә административ җәзага тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса