Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле ялган паспорт белән кредит алырга теләгән

Ялган документны ул интернет аша заказать иткән.

Әлмәт банкларының берсенә 100 мең сумлык кредит алырга теләгән ир-ат мөрәҗәгать иткән. Әмма банк хезмәткәре документның ялган билгеләре булуын ачыклаган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган, аны мировой судья караган, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

Ялган паспортны ир-ат интернетта заказ иткән һәм аны үз документы итеп кулланган. Мәсәлән, ул кәрәзле элемтә салонында сим-карта сатып алган. Аннары кредит алырга барган.

Суд утырышында гаепләнүче гаебен таныган.

Гаепләнүченең гамәлләрен мировой судья РФ ҖК 30 статьясының 3 өлеше, 159 статьясының 1 өлеше буенча алдауга омтылу, ягъни алдау юлы белән чит кешенең мөлкәтен урлау дип бәяли.

Гаепләнүче гаепле дип таныла, аңа дәүләт кеременә 20 мең сум күләмендә штраф билгеләнә. Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса