Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле тонировка аркасында 5 тәүлеккә кулга алыначак

19 яшьлек машина йөртүче бу хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылган инде.

Әлмәттә Ленин урамында автоинспекторлар 19 яшьлек машина йөртүче йөрткән тонировкалы Хундайны туктаткан. Аның алгы тәрәзәләре тонировкаланган, таләпләрне бозган. Автоинспекторлар административ материал төзегән.

"Тикшерү барышында элегрәк аның шундый ук хокук бозу өчен җәлеп ителүе ачыкланды һәм аңа кара пыялалы автомобильне алга таба эксплуатацияләүгә юл куймау таләбе бирелде. Машина йөртүче кабат хокук бозган очракта, ул РФ КоАП 19.3 маддәсе буенча – полиция хезмәткәренең законлы таләпләренә буйсынмаганы өчен җәлеп ителәчәк, дип кисәтелде. Әмма бу таләпне автомобиль хуҗасы санга сукмаган", – дип хәбәр иттеләр дәүләт автоинспекциясендә.

Хәзер суд карары буенча "Тонировка" яратучыга 5 тәүлекне арест астында үткәрергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса