Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә күршесенә пычак белән янаган ир-атны тоткарлаганнар

Хәзерге вакытта тоткарланучыга карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Әлмәттә росгвардиячеләргә патрульлек итү вакытында төнлә Сөләйманова урамындагы бер йорт янында пычак белән ир-ат йөрүе турында хәбәр килә, дип хәбәр итә ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәте.

Хокук сакчылары урынынга килгәч, бер егетне очраткан һәм  ул күршесенең үч алу белән янавын сөйләгән. Егет шулай ук аның хәзер подъездда булуын әйтә.

Подъездда исерек хәлдә бер егет табыла, куртка кесәсеннән пычагы күренә. Аны кулга алалар. 19 яшьлек егетнең инде берничә тапкыр хөкем ителүе ачыклана.

Төнлә йортта яшәүче 20 яшьлек ир күрше фатирда кычкыруларын һәм сүгенүләрен ишеткән. Аннары ул күршеләренә тынычрак булырга куша. Әмма исерек күрше пычак тотып,  егеткә яный башлый.

Бу факт буенча «Үтерү куркынычы» маддәсе буенча җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса