Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт пенсионеры мошенникларга 200 мең сум акчасын биргән

Аферистлар классик алдау схемасын кулланган.

Әлмәттә яшәүче өлкән яшьтәге ханым аферистларга бөтен акчаларын биргән. «Сезнең туганыгыз бәлагә эләккән» - кырыгалдарлар шулай дип шалтыраткан. Төнге шалтырату хатын-кызны озак вакытка йокыдан мәхрүм иткән. Хокук сакчыларына ул соң  мөрәҗәгать иткән.

Бүлекнең кизү частенә 88 яшьлек пенсионер ханым мөрәҗәгать иткән һәм мошенниклык факты турында хәбәр иткән. Гариза бирүче сүзләренчә, ул аферистларга ышанган һәм аларга кызын коткарган өчен 200 мең сум акча биргән. Башта бер миллион сораганнар.

"Хатын-кызның 200 мең сум акчасы гына булган. 5 минуттан соң курьер килеп, акчаны ала һәм аферистлар кабат пенсионерга шалтыраттылар. Бу юлы, янәсе, акча тапшыру турындагы документларны тутыру өчен текстны укыйлар, ә зыян күрүче яза", – дип хәбәр итте РФ эчке эшләр министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек буенча өлкән инспекторы Резеда Мөхәммәтдинова.

Мошенниклар  гражданнар һәлакәт урынында хезмәтләр һәм ведомстволар үткәрә торган барлык чараларның нюансларын белмәвеннән файдалана.

"Прокуратура һәлакәтләргә, аерым алганда, РФ Җинаять кодексының 264 маддәсеннән тыш, ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән хәрәкәт иминлегенә каршы җинаятьләргә чыгуны оештыра", – дип билгеләп үтте Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе Гөлия Мөхәммәтҗанова.

"Әгәр сезгә стационар телефонга шалтыратып, прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан туганыгызның юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итсәләр, мошенникларның провокацияләренә бирешмәскә киңәш итәбез", -  Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе Гөлия Мөхәммәтҗанова.

 Мошенниклар соңгы көнгә кадәр пенсионер ханым белән элемтәдә тора.

"Курьер аларга банкомат аша акча күчергәннән соң, аферистлар сөйләшүне туктаттылар. Зыян күрүче шунда ук кызына шалтыратып, алданганын аңлаган һәм шунда ук полициянең кизү частенә мөрәҗәгать иткән", –РФ эчке эшләр министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек буенча өлкән инспекторы Резеда Мөхәммәтдинова.

Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса