Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Җинаять һәм җәза

Алтын кибетләрен талаган

Әлмәтнең полиция хезмәткәрләре зәркән салонын талауда шикләнелүче адәмне тоткарладылар.

Полиция бүлегенә көпә-көндез Әлмәтнең бер зәркән кибетендә талау факты булуы турында хәбәр килеп ирешә. Кибет хезмәткәрләре сөйләвенә караганда, зәркән салонына бер сатып алучы килеп кергән һәм сатучылардан берничә бизәнү әйбере күрсәтүләрен сораган. Аларны караган булып кыланып, ул бер бизәнү әйберсен эләктерә дә кибеттән чыгып йөгерә. Кибеттәгеләр аны хәтерләп калалар, әмма берни дә эшли алмыйлар. Шулай ук карак видеокүзәтү камераларына да эләгә. Кибеткә килгән зыян 23 мең сумга якын тәшкил итә.

Оператив чаралар үткәрү барышында Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Ютазы районыннан булган беркайда да эшләмәүче 33 яшьлек адәмне тоткарлыйлар. Бу вакытта инде ул Яр Чаллыга барып җиткән була. Тоткарланучы сорау алган вакытта урлаган беләзекне комиссион товарлар кибетенә тапшыруын, аның өчен аңа 18 мең сум акча бирүләрен, шул акча белән Бөгелмәгә барып  җитүен һәм анда да зәркән салонына кереп, 20 алтын беләзек урлавын сөйләп бирә. Җәмгысе 500 меңнән артык торучы беләзекләрнең икесен ломбардка тапшырырга өлгерә, калганнарын полиция хезмәткәрләре табып ала. Гаять колачлы оператив эш үткәрү нәтиҗәсендә тоткарланган адәмнең законга каршы гамәлләр кылуга катнашы барлыгы тулысы белән раслана. Тагын шунысы да ачыклана: әлеге ирнең элек тә милек белән бәйле җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тартылганы булган.

Әлмәт районы буенча эчке эшләр бүлегенең дознание бүлеге хезмәткәрләре тоткарланган адәмгә карата РФ Җинаять кодексының 161 нче маддәсе 1 нче өлешендә («Талау») күздә тотылган билгеләр буенча җинаять эше кузгаттылар. Әлеге маддә нигезендә санкция 4 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Гаепләнүче сак астына алынды.

  

Кырыгалдар тоткарланды

 

Әлмәт полицейскийлары Краснодар краеннан кырыгалдарның эзенә төштеләр.

Полиция бүлегенә 20 яшьлек әлмәтле мөрә-җәгать итә һәм кырыгалдарлар корбаны булуын сөйләп бирә. Егет ноутбук өчен матрица табу нияте белән компьютерның комплектлау әйберләре һәм гаджетлар сату буенча махсуслашкан сайтларның берсендә хәбәр калдыра. Тиздән аңа сатучы шалтырата. Алар эш мизгелләре һәм поставкалау шартлары турында килешәләр. Аннары егет товарның тулы бәясен түли һәм трек номерын ала. Транспорт компаниясе ярдәме белән заказ егетнең кулына килеп эләгә эләгүен, әмма посылка эчендә матрица урынына башка әйбер булып чыга. Сатып алучы шалтыратып, түләнгән акчаны кире кайтаруларын сорый. Алдакчы адәм акчаны күчерәчәген әйтә, әмма акча күчергәнлеге турында банктан ялган чек кына җибәрә. Әлмәтлегә килгән зыян 28 мең сум тәшкил итә.

Тикшерү чаралары барышында Тихорецкида яшәүче 20 яшьлек егетнең эзенә төшәләр. Аны тоткарлыйлар. Сөйләвенә караганда, егет элек сервис үзәгендә эшләгән, компьютер техникасын яхшы белә. Ялган юл белән эшләгән акчаны ул туклану продуктлары, көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена әйберләре сатып алуга тоткан.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Әлмәт районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса