Әлмәттә сатучы үзе эшләгән кибеттән урлаган
Аңа 120 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләделәр.
Әлмәтле үзе сатучы булып эшләгән кибеттән кәрәзле телефон урлаган. Телефон 64096 сум 62 тиен торган. Ир-атка карата җәмәгать судьясы «үзләштерү» маддәсе буенча хөкем карары чыгарды, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.
Ир үз гаебен тулысынча таныган.
Әлмәтле гаепле дип танылган һәм аңа 120 сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа