Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Гадел хөкем: хезмәттәшлек нәтиҗәсен бирә

Пандемия кешеләрнең гадәти тормышына үзгәрешләр кертте. Битлек кию, социаль дистанцияне саклау безнең өчен гадәти күренешкә әверелде.

Шактый кыска вакыт эчендә суд системасы да үзгәргән шартларга җайлашты. Бу турыда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында булып узган матбугат конференциясендә Әлмәт шәһәр суды рәисе Тәлгать Гаделшин сөйләде. Чара барлык санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп оештырылды.

Очрашу башында Тәлгать Мәсгутович судларга процессларны тиз арада башкаруны күздә тотып, эшләрне видео-конференцэлемтә аша тыңлауга күчү йөкләтелде, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, процессларда катнашмаган затларга суд бинасына керү мөмкинлеге чикләнеп, шулай ук документларны электрон почта яки Россия почтасы аша тапшырырга тәкъдим ителгәнлеген дә хәбәр итте. Гражданнарны шәхсән кабул итү исә туктатылган.

Процессларда катнашмаган затларга судларга керү мөмкинлеген чикли торган югары инстанция карары гадел хөкем принцибын үтәү өлешендә билгеле бер шик тудырды. Әмма, практика күрсәткәнчә, бу борчылулар юкка булган. Әлмәт шәһәр суды сайтында әлеге эшләрнең карарлары урнаштырылып бара һәм теләге булган һәркем алар белән якыннан таныша ала.

Тәлгать Мәсгутович пандемия шартларында суд хезмәткәрләренә йөкләнеш күп тапкыр артуын да хәбәр итте. Суд тарафыннан узган һәм агымдагы елда каралган эшләр һәм материаллар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сизелерлек күбрәк булган. Моннан тыш, электрон ресурсларга ихтыяҗ да арта төшкән.

Әлмәт шәһәр суды рәисе агымдагы елның 9 аена йомгак ясады, каралган гражданлык, җинаять, административ эшләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Административ хокук бозулар, бигрәк тә битлек режимына кагылышлы мәсьәләләргә җентекләп тукталды, шулай ук законнардагы һәм суд системасындагы үзгәрешләр турында сөйләде. 2020 елда Әлмәт шәһәр суды тарафыннан таҗлы вирус белән бәйле 7850 эш каралган булган. Бүгенге көндә мондый эчтәлектәге эшләр - 7287. Бу суд системасы хезмәткәрләре җилкәсенә төшкән йөкләнешнең зур дәрәҗәдә булуы турында сөйли, бигрәк тә чикләү чаралары турында яңа карарлар чыкканда.

Тәлгать Гаделшин бил-геләп узганча, РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча исерек шоферлар белән бәйле җинаять эшләре саны соңгы өч елда кими төшкән.

- 2019 елда суд тарафыннан әлеге характердагы 78 эш каралса, 2020 елда 60 эш каралды. Быел - 50. Мондый эчтәлектәге җинаятьләрнең кимүе бу теманы массакүләм мәгълүмат чараларында ачыктан-ачык яктыртуга һәм профилактикага бәйле, - дип ассызыклады Тәлгать Мәсгутович.

Журналистлар белән аралашканда Тәлгать Гаделшин булачак X Бөтенроссия судьялар съезды, судның мәгариф идарәсе белән хезмәттәшлеге, «Суд да дело» газетасын гамәлгә куючылар - ТР Югары суды һәм ТР Суд департаменты идарәсе, шулай ук квартал саен «Суд хәбәрләре» электрон газетасын чыгару турында сөйләде.

Әлмәт шәһәр суды рәисе шулай ук музей булдыру өчен материаллар җыю оештырылуын да хәбәр итте һәм бу уңайдан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән ярдәм сорады. Суд архивларында кырыгынчы еллардагы татар телендә язылган карарлар да булуын әйтеп узды. Очрашу азагында Тәлгать Гаделшин журналистларга суд эшчәнлеген яктыртуда актив хезмәттәшлекләре өчен рәхмәтләрен белдерде һәм уңышлы эшчәнлек теләде.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса