Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә Росгвардия хезмәткәрләре караклыкта шикләнелүчене тоткарлады

Әлмәт шәһәрендә Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең ведомстводан тыш сак бүлеге наряды полиция хезмәткәрләре белән берлектә 43 яшьлек гражданны үзенә таныш булмаган ханымның сумка-рюкзагын урлауда шикләнеп тоткарлаган.

Төнге 2.00 сәгатьтә Росгвардиянең Әлмәт бүлеге хезмәткәрләре беркетелгән микрорайон патрульлеге вакытында полиция хезмәткәрләреннән Төзүчеләр проспектында хатын-кызның  шәхси әйберләре булган рюкзакны урлавы турында мәгълүмат алалар. Бу хәбәрне тикшерү өчен росгвардиячеләр вакыйга урынына оператив рәвештә килеп җитәләр, зыян күрүчегә бу хәлнең нечкәлекләрен һәм һөҗүм итүченең билгеләрен аңлаталар. Хатын шикләнелүченең рюкзакны тартып алып, күрше урам юнәлешендә качуын аңлата. Хокук саклаучылар якын-тирә ишегалларын әйләнеп чыгарга керешә һәм тиздән тасвирламага туры килә торган һәм охшаш рюкзаказлы гражданны табалар. Җинаятьчене полиция патруль-пост хезмәте экипажы белән берлектә тоткарлыйлар. 1978 елда туган гражданинны алга таба тикшерү өчен полиция дежур частенә китерәләр. «Талау»  маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса