Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә чит өйгә үтеп кергән һәм йоклап киткән җинаятьче тоткарланган

Әлмәттә Росгвардиянең ведомстводан тыш сак наряды 45 яшьлек ирне чит торакка законсыз үтеп керү шиге белән тоткарлаган.

Тоткарланган граждан элек урлаган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Әлмәт Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кичке 17:00 сәгатьтә шәһәр буенча патрульлек итүче полиция хезмәткәрләреннән Көнчыгыш урамындагы шәхси йортка чит кеше үтеп керүе турында мәгълүмат алалар. Росгвардиячеләр берничә минуттан вакыйга урынына килеп җитәләр, анда аларны өй хуҗабикәсе каршы ала. Хатын аңлатканча, йорт аның абыйсы белән аныкы. Йортта чит кеше йөрүе турында телефон аша уяу күршеләр хәбәр итә. Хатын-кыз ишекне ача алмагач, хокук сакчыларын чакыра, чөнки ул эчке яктан ябылган була.

Йортны тышкы яктан карагач, росгвардиячеләр ватылган тәрәзәне ачыклый һәм хуҗабикәләр рөхсәте белән бина эченә керә, анда караватта йоклаган исерек ирне күрә. Гариза бирүче йорт хуҗасының элек хөкем ителгән танышы булып чыккан. Исерек кеше өенә кайта,  тәрәзәне ватып, өй эченә үтеп керә.

Элегрәк караклык өчен хөкем ителгән җинаятьтә шикләнелүчене кулга алалар һәм процессуаль карар кабул итү өчен полициягә тапшыралар. «Торакка законсыз үтеп керү» РФ Җинаять кодексының 139нчы маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса