Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Машина йөртү таныклыгы сатып алырга теләгән әлмәтлене мошенниклар алдаган

Ханым үзе һәм улы өчен документ сатып алырга ниятләгән.

Әлмәт районының Нәдер авылында яшәүче 46 яшьлек ханым, машина йөртү таныклыгын сатып алырга өмет итеп, 20 мең сумнан артык акчасын мошенникларга күчергән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барысы да хатын-кыз социаль челтәрләрдә машина йөртү таныклыгын алырга ярдәм итә ала торган кешене эзлим, дип язудан башланган. Тиздән аңа бер ир-ат шалтырата, ул автомәктәптә укымыйча һәм ЮХИДИгә имтихан тапшырмыйча гына кирәкле документны алырга мөмкин булган схеманы аңлата.

Ир шулай инандыра ки, хатын-кыз үзенең улы өчен дә машина йөртү таныклыгын ясатырга тели.

Нәтиҗәдә, беренче тапкыр зыян күрүче банк счетына 10 000 сум күчергән. Ә улы өчен документ өчен 11 500 сум акчаны ул шәхси очрашу вакытында биргән.

Мошенникның корбаны булуын хатын берничә көннән соң гына аңлый, ул чакта ир телефоннан шалтыратуларга җавап бирми һәм үз сәхифәсен социаль челтәрдән бетерә.

Хәзерге вакытта Әлмәт полиция хезмәткәрләре әлеге вакыйганың барлык шартларын да ачыклый. Тикшерү бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса