Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Электр энергиясен законсыз тоташтырган әлмәтлегә штраф түләргә туры киләчәк

Белгечләр законсыз рәвештә электр челтәрләренә ялгану, исәпкә алу приборлары эшенә  тыкшыну, кулланылган энергия турында реаль мәгълүматларны бозу - энергетика законнарын бозу фактлары белән даими очрашып тора.

Шушы көннәрдә  Әлмәт районы буенча җәмәгать судьясы Әлмәт шәһәрендә яшәүче бер кешегә карата административ хокук бозу турында эш карады.

2021 елның апрелендә «Татэнергосбыт», «Энергоремсервис»  катнашында үткәрелгән комиссия тикшерүе нәтиҗәсендә бер әлмәтленең үз белдеге белән фатирына электр энергиясе тоташтыруы ачыкланган. Акча түләмәгән өчен аның фатирында электр энергиясе аерылган булган.  


Суд утырышына җәлеп ителгән зат килмәгән,  эшне аның катнашыннан башка карау турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иткән.

Хокук бозучының гаебе җәмәгать судьясы карары белән дә билгеләнгән, ул административ хокук бозуда гаепле дип табылган һәм аңа дәүләт кеременә 100 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләнгән.

Карар законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса