Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә кеше милкен урлаган җинаятьчене колониягә җибәрергә хөкем иттеләр

Әлмәт шәһәре прокуратурасы Казанның 29 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Судта 2019 елның декабрендә хөкем ителүченең, Әлмәтнең күп фатирлы йортларының берсендә яшәүче үз танышының фатирында булган вакытта, аның ваннада булуыннан файдаланып, йокы бүлмәсеннән 10 000 сумлык мөлкәтен урлавы ачыкланган. Аннары ир вакыйга урыныннан качып, акчаны үзе теләгәнчә туздырган. .

Элегрәк ул берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган һәм  хөкем ителгән булган. Суд утырышы барышында ир үз гаебен тулысынча таный, тәүбә итә һәм зыянны каплый.

Суд аны РФ Җинаять кодексында каралган җинаять кылуда  гаепле дип тапкан. Аңа каты режимлы колониядә җәза үтеп, 4 елга ирекләреннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса