Әлмәтле бер ир-атка пычак белән кадаган
Әлмәт шәһәр суды элек хөкем ителмәгән әлмәтлегә карата хөкем карары чыгарды.
Суд утырышында ачыкланганча, К. исерек хәлдә, аңлы рәвештә эш итеп, зыян күрүченең корсак куышлыгы өлкәсенә пычак белән кадый, аның сәламәтлегенә авыр зыян сала. Гаепләнүче суд утырышында гаебен тулысынча таныган.
Суд аңа гомуми режимлы төзәтү колониясенә 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм югары инстанциягә шикаять бирелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа