Әлмәт юлларында 18 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган
27 апрельдә 15.00-17.00 сәгатьләрдә Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан машина йөртүчеләрне тикшерү оештырылган.
Аның барышында 320 машина йөртүче тикшерелгән.
Аларда түбәндәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары күзәтелгән: юл билгесенә игътибар бирмәү - 1 очрак, куркынычсызлык каешын эләктермәү – 3 очрак, ОСАГО полисы булмау - 8 очрак, дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү - 1 очрак, транспорт чарасының тонировкасы ГОСТ таләпләренә туры килмәү - 1 очрак, җәяүле тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу - 1 очрак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа