Татарстанда 5 кеше коронавирустан дәваланган, шул исәптән әлмәтле
Коронавирус

Татарстанда 5 кеше коронавирустан дәваланган, шул исәптән әлмәтле

Татарстанда 5 кеше коронавирустан дәваланды һәм хастаханәләрдән чыгарылды. Бу хакта Татарстанның COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

 

Аларның 4 се Казанда һәм 1 кеше Әлмәттә дәваланган.

20 апрельгә Татарстанда коронавирус белән авырып терелүчеләр саны 33 кешегә җиткән.

197 авыру медицина күзәтүе астында кала. Алар барысы да стационарда һәм өйдә дәвалана.

Үзегезне саклагыз!