Чаллыда барлыгы 882 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән авырган.
Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышы белән авыручылар саны Татарстан буенча уртача күрсәткечтән 19,3% ка кимрәк. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Авырулар санының күрсәткече 100 мең кешегә 165,2 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 19,3% ка кимрәк», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.
21 октябрьгә Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның барлыгы 882 очрагы теркәлгән, аларның 69 очрагы хәзер актив.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Чаллыда яңа коронавирус йогышын профилактикалау чараларын бозган өчен 2 млн.сумнан артык штраф түләткәнлеген хәбәр иткән иде.