Коронавирусны өйдә дәвалау өчен даруларкайчан бирелә башлаячак?
Препаратларны җитештерүчеләр һәм җибәрүчеләр белән контрактлар төзү буенча эш алып барыла.
Татарстанда өйдә яңа коронавирус инфекциясеннән дәвалау өчен препаратлар аптекаларда ноябрь уртасыннан бирә башлаячаклар. Хәзер дарулар җитештерүчеләр белән контрактлар төзү буенча эш алып барыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева хәбәр итте.
"Республикада препаратларны җитештерүчеләр һәм җибәрүчеләр белән контрактлар төзү буенча эш алып барыла. Амбулатор шартларда дәваланучыларга дарулар бирү тәртибе эшләнде. Ноябрь уртасыннан пациентлар өйдә коронавирус йогышы белән дәвалау өчен препаратлар ала алыр дип өметләнәбез", - дип билгеләде Яркаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа