Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Бер үк вакытта грипп та коронавирус та йоктырып була?

Россиядә бер үк вакытта грипп һәм коронавирус йоктыру очракларын ачыклаганнар.

Россиядә бер үк вакытта грипп һәм коронавирус йоктыру очракларын ачыклаганнар. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Мондый очраклар еш кына иммунитеты начар булган кешеләрдә, шул исәптән кечкенә балаларда һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый, Аларда бу вируслар озак вакыт саклана һәм сулыш юлларында үрчи ала», - диде Роспотребнадзор эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директорының клиника-аналитика эше буенча урынбасары Наталья Пшеничная.

Аның сүзләренчә, мондый очраклар гадәттә авыррак уза - сулыш юлларының аскы өлешләре ялкынсына, ягъни вируслы пневмония була. Авыруның кискен чоры ике-өч атна һәм аннан да күбрәк дәвам итәргә мөмкин, ә вируслы яки вируслы-бактериаль пневмония белән авыручы пациентларның үлем куркынычы югары.

Гриппны һәм COVID-19 дәвалау аерыла, шуңа күрә икесен берьюлы йоктырган очракта ике вируска юнәлтелгән катнаш терапияне кулланалар. Дәвалауның теге яки бу ысулын куллану турындагы мәсьәләне табиб һәр очракта аерым хәл итә.

Искәртик, узган ел ахырында ике инфекциягә дә мәҗбүри тестлаштыру кертелде. Хәзер хастаханәгә озатылучы пациентларга, шулай ук табиб күрсәтмәсе (ягъни дәвалаучы табиб карары буенча) буенча да пациентларга COVID-19 инфекциясенә генә түгел, шулай ук гриппка да тест ясыйлар.

Бер үк вакытта грипп һәм коронавирус йоктыруның ниндидер үзенчәлекле симптомнары юк, дип аңлатты Наталья Пшеничная. Шуңа күрә авыру кеше үзе нинди вирус (яки икесен дә) йоктырганын аңлый алмый. Тест ясау инфекцияләрне ачыклау мөмкинлеге бирә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса