Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими, соңгы тәүлектә 925 яңа очрак ачыкланган.
«Ковид табылган 91 кеше хастаханәгә салынган. Йогышлы чир 18 яше тулмаган 169 балада ачыкланган», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Әлмәттә авыруның 64 очрагы билгеле.
Шулай итеп, 2022 елның 7 мартына мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле 126 464 кешедә коронавирус рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 99 860 кешесе сәламәтләнгән, 971 кеше узган тәүлек эчендә савыккан.