Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең ике очрагы расланган
Коронавирус

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең ике очрагы расланган

27 октябрьгә Татарстанда барлыгы 109 Сovid-19 үлем очрагы теркәлгән.

1936 елда туган хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган.

1941 елда туган хатын-кыз COVID-19 йогышы белән хастаханәгә китерелә. Дәвалау йөрәк җитешсезлегенең кискенләшүе фонында катлауланган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.