Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Ел башыннан Әлмәт шәһәр судында пандемия кагыйдәләрен бозучыларга карата 7287 эш каралган

Аларның күбесе җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү таләпләренә кагыла.

Узган ел шундый 7850 эш каралган булган. Штрафларның күләме кеше беренче тапкыр бозганмы, әллә инде хокук сакчылары күзенә кабаттан эләккәнме, шуннан чыгып билгеләнә.  Беренче тапкыр кисәтү яки бер мең сум күләмендә штраф алырга мөмкин. Икенче тапкыр булса, штраф җиде меңгә кадәр артачак. 

«Кешеләр битлек киеп йөрми, кияргә теләмиләр. Полиция хезмәткәрләре тәүлек буе эшләделәр. Хокук саклау органнары һәм суд системасы эше нәтиҗәсендә, күп кенә тормышларны шушы ысул белән коткарып калдык», – дип билгеләп үтте Әлмәт шәһәр суды рәисе Тәлгать Гаделшин судта ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә.

Исерек шоферлар буенча җинаять эшләре кими. 2019 елда 78 очрак каралган. 2020 елда-60, 2021 ел башыннан 50 эш каралган. 

Коррупциягә бәйле эшләр турында аерым сөйләштеләр. Суд рәисе сүзләренә караганда, мәгариф өлкәсе иң коррупцияле булып кала. Соңгы эшләрнең берсе югары уку йорты белән бәйле.

«Вазифаи затлар билгеләрне акча алгач кына куйганнар», – дип ачыклык кертте Әлмәт шәһәр суды рәисе Тәлгать Гаделшин.

Пандемия башыннан гражданнарны шәхси кабул итү туктатылган. Хәзер суд шикаятьне, гаризаны яки дәгъваны читтән карый. Барысын да почта аркылы җибәрергә яки суд сайтына кереп, «гражданнар мөрәҗәгате» бүлеген сайларга һәм «электрон гадел хөкем»с ервисыннан файдаланырга кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса