Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Гомер бер генә - кадерен бел генә

Таҗлы вирус пандемиясенең көтелмәгән масштабларда тарала баруы борчуга сала. Әлеге авыру янәшәдә матур гына гомер кичергән якыннарыңны, дусларыңны үзе белән бакый дөньяга алып китә башлагач, күңелне шом баса.

Танышларың хастаханәдә авыр хәлдә ятканда бу пандемиянең ни дәрәҗәдә мәкерле һәм куркыныч булуын ныграк аңлыйсың. Мин дә күптән түгел дусларымны, сыйныфташларымны югалттым. Әле генә 56 яшьлек сыйныфташым, эшмәкәр Өлфәт Исмәгыйлев коронавирустан вафат булды. Шундый тиз китеп барды - җаным елады. Шулкадәрле ачык күңелле, тормышны яратучы, ярдәмчел кеше иде. Әле дә хәтеремдә, мин бик каты авырый башлагач, шуны ишетеп, сыйныфташым Рамил Фәрхетдинов белән бергәләп Чаллыдан тиз арада кайтып, хәлемне белделәр, бик нык булыштылар. Рәхмәтем чиксез аларга. Дустым Өлфәтнең тормыш иптәше, ике кызы калды. Аларның тирән кайгысын уртаклашам, көн дә авылдашларыма, якыннарыма исәнлек-саулык телим.

Шуны әйтәсем килә, күпләр әле һаман да таҗлы вируска ышанмый, саклану чараларын да күрми. Андый кешеләргә хастаханәләрдә үпкәләренә ясалма сулыш өрдерүче аппаратларга тоташтырылган хәлдә интегеп яткан авыруларны, тыны капланып, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртучыларны, арыган табибларны, үлемнәрне күрергә кирәктер, мөгаен.

Минем бары тик шуны гына әйтәсем килә – бер-беребезгә битарафлык күрсәтмик, игътибарлы һәм ярдәмчел булыйк, үзебезне, якыннарыбызны саклыйк. Гомер бер генә - кадерен бел генә, дип юкка әйтмиләр бит халыкта.

 

Илдус Гаффанов, 57 яшь, Түбән Абдул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса