Әлмәттә коронавирус белән авыруның 4 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда коронавирус белән авыруның 99 яңа очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 99 очрагы ачыкланган. 27 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 72 кеше өйдә дәвалана.
12 октябрьгә Татарстанда 28 035 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 23 733 (+106) кеше терелгән.
1 136 847 кеше вакцинацияләнгән. Шуларның 969 547 икенче дозаны алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа