Татарстанда коронавирус белән авыруның 86 яңа очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 86 очрагы ачыкланган. 39 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 47 кеше өйдә дәвалана.
8 октябрьгә Татарстанда 27 640 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 23 544 (+50) кеше терелгән.
1 097 445 кеше вакцинацияләнгән.